Центральная библиотека

Новости

Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

Апасның Үзәк китапханәсендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу, аның яңа дөнья күргән “Тау җылысы“ дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел тулуга һәм Халыкара туган тел көненә багышланган нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды

Апас Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел тулуга һәм Халыкара туган тел көненә багышланган нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды.

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел булды. Бу уңайдан Апасның үзәгендә урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында искә алу кичәсе узды.

Профориентацион очрашу

Апас Үзәк китапханәсендә студентлар көненә карата "Кем булырга, нинди булырга?" дип исемләнгән профориентацион очрашу узды.

Шәмсия Җиһангирова белән очрашу

Район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды.