Адельшинская сельская библиотека - филиал № 6

“Ана – бөек исем”

29 ноябрь  көнне Гаделша авыл китапханәсе “Ана – бөек исем” диеп исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәгә кунак булып Чистай үзәк китапханәсендә оешкан “Энҗеләр” исемле әдәби берләшмә әгъзалары килде. Зал бәйрәмчә бизәлгән, “Күңелем энҗеләре” диеп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, талгын музыка астында шагыйрьләр күңел түреннән чыккан үзләренең матур шигырьләрен бүләк иттеләр: Рифкать Гардиев, Фәүзия Мингалеева, Розалия Шәйхетдинова, Роза Сафина. Әйе, районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Аларның берсеннән-берсе мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырьләрен сәгатьләр буе укырга, тыңларга була. Әлбәттә, шагыйрьме ул, җырчымы, илһамланып туган бу сәләт үзенең укучысын , тыңлаучысын табарга тиеш. Нур өстенә нур булып кичәдә мәктәп укучылары авылдашыбыз,  К.Тимбикова премиясе лауреаты Роза Сафинаның шигырьләрен сөйләделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Әлзәм кызы үткен каләме язган шигырьләре белән бөтенсен сокландырды. Кичә матур җырлар белән бергә үрелеп барды.