“Тукай – халык шагыйре.”
21 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Тукай – халык шагыйре” дигән әдәби сәгать үткәрде.
Әлеге чара Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Бөек классигыбыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.Якташыбыз, “Әйтер сүзләр калган әле” китабының авторы, рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев үзе иҗат иткән шигырьләрен укып үтте. Мәхмүт Исмәгыйлев ясаган Г.Тукай портреты күргәзмәдә үз урынын алды. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җырын моңлы итеп башкарды.Әлеге чара ахырында килгән кунаклар бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар.
Литературный час: “Тукай – народный поэт.” (140 лет со дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая).
21 апреля в центральной библиотеке прошел литературный час "Тукай – народный поэт", посвященный 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Мероприятие было организовано для участниц клуба "Сююмбике" библиотекарем читального зала Салимовой Т. Х.
В ходе вечера слушатели познакомились с биографией и творчеством Габдуллы Тукая. Гости с удовольствием читали стихи поэта, а также ознакомились с книжной выставкой, посвященной его наследию.
Особым моментом стало выступление земляка, художника и автора книги "Әйтер сүзләр калган әле", Махмута Исмагилова. Он представил зрителям свои стихи и портрет Габдуллы Тукая, выполненный им же.
Сотрудник Дома культуры Альфинур Юнусова порадовала гостей мелодичным исполнением песни "Туган авыл" на слова великого поэта.
Завершился литературный час совместным исполнением всеми присутствующими песни Габдуллы Тукая "Туган тел", которая объединила участников вечера в едином порыве любви к родному языку и культуре.