Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

«Тепло большой семьи» "Зур гаилә җылысы"

В канун Дня семьи мы побывали в гостях у замечательной многодетной семьи Аскаровых - родителей Фаниса и Радины и их пятерых детей.

В этом доме царит особая атмосфера: тепло, уют и радость, которую дарят улыбки пятерых ребятишек. Старшему ребёнку уже 14 лет, а младшей дочурке совсем скоро исполнится два года - и каждый из них растёт в любви и заботе.

Сразу бросается в глаза, что в доме чистота и уют. Всё обустроено современно и красиво, с душой и вниманием к деталям. У каждого ребёнка есть своя комната - пространство для творчества, учёбы и отдыха, где можно быть самим собой и развивать свои таланты.

Мы поговорили с семьёй о том, каково это - воспитывать столько детей, и узнали, что здесь есть всё для их  развития. Старшие трое ребят учатся в гимназии на «отлично» и «хорошо», а младшие с увлечением открывают для себя мир.

Дети с гордостью показали свои таланты: кто-то играет на музыкальных инструментах, кто-то занимается гимнастикой, а кто-то оттачивает мастерство в боксе. И, конечно, все помогают родителям: ухаживают за многочисленными животными и трудятся на большом огороде.

В завершение встречи мы провели мастер-класс по созданию символа семьи - ромашки из синельной проволоки. Получились чудесные поделки, которые стали ещё одним напоминанием о том, как важна семья, поддержка и тепло близких.

Гаилә көне уңаеннан авылыбызда яшәүче күп балалы Әскәровлар гаиләсендә кунакта булдык. Рәдинә һәм Фәнис Әскәровларның заманча өйләрендә балаларның үсүе, дөньяны танып-белүе өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәр җирдә чисталык, тәртип күзгә ташлана. Балаларның һәркайсының үз бүлмәсе бар, анда уку, ял итү, иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинчелекләр ясалган. Балаларның өчесе гимназиядә белем ала, кечкенәләр - Әдгам бакчада, иң кечкенә Әдилә хәзергә өйдә тәрбияләнә. Әти-әнинең балаларга мәхәббәте, йомшак мөгамәләсе балаларның үз-үзләрен тотышында ачык чагыла - алар үзара бик дуслар, шат күңелле, өлкәннәрне хөрмәт итеп сөйләшәләр, бер-берсенә бик ярдәмчел. Һәркайсы бик теләп үз һөнәрләрен дә күрсәтте - Алинә гимнастика белән шөгыльләнә, Әдгам музыкаль инструментларда уйный, Әлфис бокс белән дуслашкан. Гаилә хуҗасы Фәнис әфәнде хуҗалыктагы эшләрне дә балалар белән бергәләп башкарулары турында горурланып сөйләде. Кыскасы, әлеге гаилә мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм гаилә кыйммәтләренең матур үрнәге. Әнә шулай, ару-талуны белмичә, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшиләр Әскәровлар. Авылыбызның горурлыгы булган әлеге матур гаиләгә иминлек, сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш һәм тынычлык телибез.