Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

День памяти жертв геноцида

Зур Кукмара авыл китапханәсендә  7-9 сыйныф укучылары өчен Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган тарих дәресе узды. Бу истәлекле дата күптән түгел генә билгеләнде: хәзер ел саен 19 апрельдә Россиядә Бөек Ватан сугышының коточкыч вакыйгалары искә алына. Дәрестә балалар сугыш вакытында нацистлар һәм аларның булышчылары СССРның тыныч халкына каршы бик күп рәхимсез җинаятьләр кылганнарын белделәр. Бу гамәлләрне геноцид дип атыйлар, чөнки кешеләрне аларның милләте яки яшәү урыны өчен генә үтергәннәр һәм газаплаганнар. Презентация ярдәмендә укучылар фотосурәтләр, документлар белән таныштылар һәм ул елларда кешеләргә ниләр кичерергә туры килүе турында белделәр. Дәрес азагында барлык балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мондый очрашулар үз илебезнең тарихын яхшырак аңларга һәм тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнергә ярдәм итә.

 

В нашей библиотеке прошёл урок истории для учеников 7–9 классов, посвящённый Дню памяти жертв геноцида советского народа. Эта памятная дата была установлена совсем недавно: теперь ежегодно 19 апреля в России вспоминают о страшных событиях Великой Отечественной войны.

На уроке ребята узнали, что во время войны нацисты и их пособники совершили множество жестоких преступлений против мирных жителей СССР. Эти действия называют геноцидом, потому что людей убивали и мучили только из-за их национальности или места жительства.

С помощью презентации школьники увидели фотографии, документы и услышали рассказы о том, что пришлось пережить людям в те годы.

В конце урока все ребята почтили память погибших минутой молчания. Такие встречи помогают лучше понять историю своей страны и научиться ценить мирную жизнь.