Өлкәннәргә ярдәм кирәк
24 май көнне Березняк авылы китапханәчесе Сабирҗанова Гөлшат, мәдәният хезмәткәрләре һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән озак еллар авылыбызның китапханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Марданова Маһианвар апага һәм озак еллар Березняк мәктәбендә рус теле фәнен укыткан укытучыбыз Насырова Рәйсә апаларның йорт һәм бакча эшләрендә булыштык. Безне Маһианвар апаны һәм Рәйсә апаларны караучы социаль хезмәткәр Идиатуллина Гөлнара каршы алды. Без аның белән әбиләрнең өйләрен җыештырдык, бакчада түтәлләр казыдык, җиләк араларын эшкәрттек, суган утыртып аны пычкы чүбе белән капладык. Безнең эшләгәнне күреп ветеран әбиләребез бик сөенделәр, килгән өчен рәхмәтләр әйттеләр. Бу эштә 5 укучы бала һәм 4 олы кеше катнашты.