Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Казан шәһәренә сәяхәт

21 нче май көнне Березняк авылы “Чулпан”  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Казан шәһәренә сәяхәт” оештырдык. Балалар игътибарына ике телдә язылган “Казань.Казан” китабы тәкъдим ителде. Шушы китап нигезендә балаларга башкаланың тарихи урыннары турында аңлатылды. Соңыннан балалар шул тарихи урыннарның рәсемнәрен ябыштырдылар. Бу сәяхәттә 13 бала катнашты.