Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Кояш - минем күзлектән

17 нче май  көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Кояш - минем күзлектән” дигән тема астында рәсем конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар игътибарына кояш турында иҗат ителгән шигырьләр, рәсемнәр тәкъдим ителде. Аннары кояшның төрле формада ясалган рәсемнәре күрсәтелде. Балалар шушы рәсемнәрдән, укылган шигырьләрдән чыгып, кояшның рәсемен ясадылар. Бу конкурста Гафарова Айсылуның кояш рәсеме иң матуры дип табылды. Бу чарада 18 укучы бала катнашты.