Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Осталар шәһәрчеге

26 нчы март көнне Березняк авылы китапханәсендә “Осталар шәһәрчеге” берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Берләшмәгә йөрүче хатын-кызлар өчен күләмле розалар ясау буенча мастер класс оештырылды. Бу мастер классны үткәрү өчен Кукмара бистәсендә яшәүче Миннемуллина Нәзирә апа чакырылды. Ул бик теләп безгә  розалар ясау серләрен чишәргә риза булды. Нәзирә апа чәчәк ясау өчен кирәкле материаллар турында сөйләде, эшләү технологиясен бик тәфсилләп аңлатты һәм бик матур күләмле роза чәчәге ясадык. Мастер класста  13  хатын-кыз катнашты. Кызларның барысына да  бу мастер класс бик  ошады.

26 марта в Березнякской сельской библиотеке состоялось очередное заседание объединения "Городок мастеров". Для женщин, посещающих объединение, был организован мастер класс по изготовлению объемных роз. Для проведения мастер класса была приглашена Миннемуллина  Назира  из поселка Кукмор. Она с удовольствием рассказала все секреты по изготовлению объемных роз. Подробно рассказала о материалах, необходимых для работы, о технологии изготовления. И мы вместе изготовили красивый объемный цветок розы. В мастер классе приняли участие 13 женщин.