Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Бу журналлар , сезнең өчен

8 нче июнь көнне , мин, ягъни Сабирҗанова Г.С. Березняк мәктәбе каршында оештырылган " Табигать балалары" ял лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен " Бу журнал, сезнең өчен!" дигән әңгәмә - презентация үткәрдем. Балалар игътибарына китапханәгә килүче " Непоседа", " Салават күпере", " Тылсымлы куллар" балалар журналларын тәкъдим иттем, журналларга белешмә бирдем, аерым бүлекләренә тукталдым, әкият, шигырьләрен укыдым. Соңыннан журналларны балаларга бирдем. Алар рәсемнәрен буядылар, башваткычларны чиштеләр. Мероприятиедә барлыгы 15 бала һәм 2 тәрбияче катнашты.