Урман- безнең байлыгыбыз
13 нче март көнне Березняк авылы балалар бакчасында Бөтендөнья урманнар көненә багышланган “ Урман-безнең байлыгыбыз“ дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Бу дәрестә мин, ягъни Сабирҗанова Гөлшат, балалар игътибарына Ленар Шәехнең “Безнең урманда”, Мансур Сафинның урман турында “Табышмаклар”китапларына күзәтү үткәрдем. Аннары “Безнең урманда” китабын кычкырып уку оештырылды. Соңыннан “Урман” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Презентация урмандагы тере һәм тере булмаган тереклек, куркынычсызлык кагыйдәләрен үз эченэ алды. Балалар бу дәрестә бик актив катнаштылар. Бирелгән табышмакларга да төгәл җавап бирделәр.