Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Мөселманча яулык ябу

6 нчы март көнне Березняк авылы китапханәсендә “Осталар шәһәрчеге” берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Берләшмәгә йөрүче хатын-кызлар  игътибарына “Мөселманча яулык ябу” буенча мастер класс үткәрелде. Утырышка  мөселманча дөрес итеп, зәвыкъ белән яулыкларны башка яптыру өчен  Фатыхова Миләүшә чакырылды. Ул һәрбер кызга килешле итеп яулыклар яптырды. Кызларның барысына да  бу мастер класс бик  ошады. Утырышыбыз чәй өстәле артында дәвам итте. Чәй өстәле артында да кызларыбыз тик утырмадылар.  Бөтендөнья поэзия көне уңаеннан шигырьләр, поэмалар укылды. Озак еллар татар теле һәм әдәбияте фәне укыткан бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучыбыз Абдуллина Нурзидә апа үзе яраткан авторларның: Р.Вәлиевның, Лена Шагыйрьҗанның, Шәмсия Җиһангироваларның поэмаларын укыды.