Без яраткан язучылар - А.Алиш премиясе лауреатлары
6 нчы март көнне Березняк авылы китапханәсенең яшь китап сөючеләре белән, “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дигән акциясенә нигезләнеп , “Без яраткан язучылар - А.Алиш премиясе лауреатлары “ дип исемләнгән әдәби карусель үткәрдек. Бу чарада мин, китапханәче, балалар игътибарына “Абдулла Алишның иҗаты” дип исемләнгән презентация күрсәттем. Презентация А.Алишның тормышын, иҗатын, якын дусларын үз эченә алды. Балалар игътибарына “А.Алиш премиясе лауреатлары” дигән исем астында эшләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар А.Алиш премиясе лауреатлары булган шагыйрь, язучыларның китаплары белән таныштылар.
Әдәби карусельгә, шагыйрьләрнең матур-матур шигырь, поэмаларын укырга, күп кенә шигырь конкурсларында җиңү яулаган, лауреат исемен алган авылыбызның шигырь сөйләү остасы – Фатыхова Миләүшә чакырылды. Ул балалар игътибарына Ш.Галиевның, Р.Миңнуллинның, Р.Мингалимовның, Л.Леронның маҗаралы шигырьләрен укыды. Балаларны үзенең шигырь дөньясына бөтереп алып керде Миләүшә апалары. Соңыннан балалар да шагыйрьләрнең матур-матур шигырьләрен кычкырып укыдылар. Бу әдәби карусельдән балалар күңеленә шагыйрьләрнең китапларына мәхәббәт орлыклары салынды. Барлыгы 16 китап бу көнне яңа укучыларын тапты.