Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Якташ язучылар – безнең горурлыгыбыз!

3 март –Бөтендөнья язучылар көне. Шушы уңайдан 1 март көнне Березняк авылы китапханәсендә  5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Якташ язучылар – безнең горурлыгыбыз! “дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу чарада якташ язучыларыбыз: Р.Шәрипов, Ф.Галимуллин, Р.Мөхәммәтшин, Р.Рахман , Т.Нәҗмиев һәм башкаларның  иҗатларын яктырткан презентация күрсәтелде . Соңыннан һәрберсенең басылып чыккан китапларына күзәтү үткәрелде һәм берәр  әсәрен уку оештырылды. Балалар кыска гына вакыт эчендә якташ язучылар турында күп белешмә алдылар.