Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Күрше хакын хаклап яшик

17 нче февраль көнне Березняк авылы китапханәсендә  өлкән буын өчен “Күрше хакын хаклап яшик” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу чарага китапханәгә даими йөрүче хатын-кызлар җыелды. Алар үзләре кул эше белән шөгыльләнделәр.  Шул ук вакытта “Күрше хакы” дигән мәкаләне  укып, туган сорауларга җаваплар табып, мисаллар китереп түгәрәк өстәл оештырдылар. Авылның яшь абыстае күршеләрнең яхшылыгын сурәтләгән Мөнирә Сафинаның “Ике болыт” әсәрен укыды. Бик гыйбрәтле әсәр бөтенебезне уйланырга мәҗбур итте.  Түгәрәк өстәлдә 6 хатын- кыз катнашты.