Син хәтердә безнең, Муса Җәлил
14 нче февраль көнне Березняк авылы китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, Муса Җәлил иҗаты белән танышу, аның шигырьләренә мәхәббәт уяту максатыннан “ Син хәтердә безнең, Муса Җәлил” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чара 6-7 яшьлек балалар өчен әзерләнде. “Муса Җәлилнең иҗаты” дигән презентация күрсәтелде. Балалар диккать белән тыңлап утырдылар. “Халкыбыз каһарманы!” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә патриот шагыйрьнең шигырь китаплары урын алды. Кечкенә балалар өчен язылган шигырьләрен балалар яратып тыңладылар. Мероприятиедә барлыгы 10 бала һәм 1 тәрбияче катнашты.