Рәхмәт, сиңа, китабым !”
14 нче февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Шул уңайдан 13 нче февраль көнне Березняк авылы китапханәсендә 3-4 нче сыйныф укучылары өчен “ Рәхмәт, сиңа, китабым !” дигән темага библиодәрес үткәрелде. Чарада китап турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар тыңланды. Балаларга бигрәк тә “Татар китабы” дигән шигырь ошады. Шигырь бик тә мәгънәле, китапны сөяргә, пычратмаска өйрәтә. Соңыннан китап бүләк итү турында да әңгәмә корылды. Бу чарада 5 укучы бала катнашты.