Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Куркынычсыз интернет- балаларга

5 нче февраль көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Куркынычсыз рунет-2019” акциясе буенча “ Куркынычсыз интернет- балаларга” дигән презентация күрсәтелде. Бу презентация аша балаларга,  кече яшьтәге балалар өчен эшләнгән сайтлар турында, алар белән ничек эшләү кагыйдәләрен белергә, үзең турында төрле белешмәләрне язарга ярамаганлыгы аңлатылды. Балалар үзләре дә сайтлар турында, күпме вакыт компьютер каршында  утыруларын сөйләделәр. Моннан инде нәтиҗә дә чыгарып була: балаларны әти-әниләр контрольдә тоталар. Бу чарада  12  бала катнашты. Соңыннан балалар яңа килгән журналлардагы биремнәрне эшләделәр.