Сталинград сугышы
29 нчы январь көнне Березняк авылы китапханәсендә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен ”Сталинград сугышы” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Анда балалар игътибарына “Сталинград сугышы” дигән презентация күрсәтелде. Аннары бөтен булган белемнәрне күрсәтү максатыннан Сталинград сугышына багышланган викторина уздырылды. Викторинада Садертдинова Фәридә һәм Гарифуллина Алсулар иң күп очко җыючылар булдылар. Бу батырлык дәресендә 10 укучы бала катнашты.