9 Май - Җиңү көне
7 нче Май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үтелде. Бу шатлыклы да, кайгылы да бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Аларның нибары 12 се генә килә алдылар. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг уздырылды. Анда Җирле үзидарә башлыгының, килгән кунакларның, укучы балаларның чыгышлары яңгырады. Митингтан соң ветераннар чәй өстәленә җыелдылар. Ветераннарыбыз тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Алар игътибарына сугыш елы җырлары яңгырады, 30 минутлык " Приказ Сталина 227. Ни шагу назад" дигән документальфильм күрсәтелде. Соңыннан саф һавада Хөснетдинов Васил абыйның гармунда уйнавын тыңладык. Халык гармун тавышына сусаган, яңадан бик күп көйләрен яңгыратты әле ул.