Зәрә боткасы
1 нче Май бәйрәме көнне татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан Березняк авылында мәдният хезмәткәрләре белән берлектә "Зәрә боткасы" пешерелде. Балалар белән "Сыерчык салышлы", " Биш парлы", " Карлики и великаны", " Буяулы" уеннары уйналды. Татарча биюне балалар бигрәк тә яратып биеделәр. Ботка пешкәч, барыбыз бергәләп, зәрә боткасы ашадык, тәм- томнар белән чәй эчтек. Бәйрәмдә барлыгы 36 бала һәм әниләр, әбиләр катнашты. Бәйрәм күңелле һәм файдалы булды.