Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Яңа елда – табигать

4 нче январь  көнне  рәсем сәнгатенә гашыйк балалар  өчен китапханәдә “Яңа елда – табигать” дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 1-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар рәсемнәрен төрле төсләр кулланып чиста һәм дөрес итеп буядылар. Катнашкан барлык балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләшенде.