Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Фильмнар бик кызык

3 нче январь көнне Березняк авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен                   “ Фильмнар бик кызык” дип исемләнгән  фильмнар калейдоскобы  үткәрелде. Бу чарада балалар игътибарына “Босс-Молокосос” мультфильмы күрсәтелде. Соңыннан  балалар мульфильм геройларына багышланган  “Мультфильм  геройлары” дигән  интерактив  уеннар  уйнадылар һәм  “Маша и медведь” мульфильмына багышланган викторинада катнаштылар.  Балалар бу уеннар белән бик мавыктылар, соңыннан да берничәсе калып интерактив уеннар уйнадылар. Бу чарада барлыгы 10 бала катнашты.