Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

"Крокодил" әкиятенә-100 яшь

2019 нчы елда күп кенә балалар китаплары үзләренең юбилейларын үткәрәләр. Шуларның берсе – рус язучысы Корней Иванович Чуковскийның “Крокодил” әкияте. Бу әкият быел 100 еллык юбилеен үткәрә. Шул уңайдан авылыбыз китапханәсендә ““Крокодил” әкиятенә -100 яшь” дигән чара үткәрдек. Балалар өчен интернет челтәреннән “Крокодил” әкиятен кычкырып укыдык һәм иллюстрацияләр карадык. Соңыннан балалар белән фикерләр алыштык: комсызлык, оятсызлык бик яман гадәт икәнлеген аңладык. Шуңа күрә крокодилга да иптәшләре арасында бик читен була. Балаларга бу әкият тәрбияви яктан да бик яхшы  материал булып тора. Чарада 5-6 нчы сыйныфтан 5 бала катнашты.