Ч.Айтматов иҗатында-балалар
11 нче декабрь көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Ч.Т. Айтматовның иҗатында –балалар ” дип исемләнгән библиодәрес уздырылды. Библиодәрестә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар игътибарына Айтматовның тормышын, иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде һәм аның китапларына күзәтү ясалды. Укучылар өчен “Солдат улы” дип аталган әсәрен уку оештырылды . Чарада 11 бала катнашты.