Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Барлык кешегә ГТО

Татарстанда ГТО нормаларын кертү этаплап тормышка ашырыла. Шул рәвешле, тиздән республикада әлеге хәрәкәткә кушылмаган кешеләр калмаска тиеш. Шул уңайдан 18 нче апрель көнне Березняк авыл китапханәсендә " Барлык кешегә дә ГТО" дигән темага презентация күрсәтелде. Аны 5 бала карады, ләкин презентацияне төрле спорт чараларында күрсәтергә уйлап торам. Чөнки презентациянең эчтәлеге бик бай. Анда нормативлар, баскычлар, кирәкле күнегүләр, спортсменнар турында мәгълуматлар урын алган.