Билгесез солдат истәлегенә
3 декабрь-“Билгесез солдат көне”. Шул максаттан Березняк авыл китапханәсендә 7 нче сыйныф укучылары өчен “Билгесез солдат истәлегенә” дип аталган батырлык сәгате үткәрелде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Әфган сугышында да күпме кешенең гомере өзелде?! Бу дәрестә Әфган сугышында һәлак булган Касыймов Шамил абый истәлегенә багышлап эшләнгән презентация күрсәтелде. Аның Әфганстанда иптәшләре белән төшкән фотоларын карадык. Укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына кайтып җитә алмаган кешеләрнең исемнәре язылган альбом да күрсәтелде. Дәрестә 4 бала катнашты.