Сөмбелә-2018
22 нче сентябрь көнне Березняк авылы китапханәчесе Березняк мәдәният йортында “Сөмбелә – 2018” бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнашты. Балалар “Яфрак тану”, “Бәрәңге җыю” , “Яшелчәне тап” уеннарында, төрле-төрле яфраклардан, яшелчәләрдән картиналар ясау конкурсында, табышмакларның җавапларын табу кебек ярышларында көч сынаштылар. Уенннарда катнашкан һәрбер балага да Сөмбеләнең бүләге тапшырылды. Бәйрәмдә 6 укытучы һәм 48 бала катнашты.