Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Уйный-уйный үсәбез

14 нче август көнне Березняк авылы китапханәчесе Сабирҗанова Гөлшат “Чулпан”  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Уйный – уйный үсәбез” дигән исем астында хәрәкәтле уеннар үткәрде. Уен программасында балалар ярата торган скакалка, гимнастик таяк, туплар белән булган уеннар урын алды.  Уеннар башланганчы китапханәче хәрәкәтле уеннарның бала организмына булган файдасы турында кыскача белешмә бирде. Уеннарда  балалар бик теләп катнаштылар. Һәрбер уенда җиңүчеләр билгеләнде. Уеннарда катнашкан барлык балаларга да  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чарада 15 бала катнашты.