Җир - анабызны саклыйк!
20 нче июнь көнне Березняк авылы китапханәсендә "Җир -анабызны саклыйк!" дигән темага библиодәрес үткәрелде. Бу дәрестә Березняк мәктәбе каршында оештырылган лагерьда тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар игътибарына балалар өчен иҗат ителгән язучыларның әсәрләре, рәссамнарның рәсемнәре тәкъдим ителде. Китапханәче балаларның белемнәрен арттыру максатыннан балалар өчен табигатькә багышланган табышмаклар да әйтте. Балалар бик күп табышмакларның җавапларын таптылар, ләкин берничә табышмакка җавап табылмады. Моннан инде балаларның энциклопедик китаплардан аз файдаланганнары күренә. Соңыннан балалар китапханәгә килүче журналлар белән таныштылар.