Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Рус поэзиясе кояшы

7 нче июнь көнне Березняк авылы китапханәсендә “Пушкин көне”нә багышланган “Рус поэзиясе кояшы” дигән тема астында китап уку оештырылды. Бу чарада Березняк мәктәбе каршында оештырылган мәктәп яны лагерендә тәрбияләнүче балалар катнашты. Китапханәче балаларга А.С.Пушкинның китапларына күзәтү үткәрде һәм “Руслан и Людмила” поэмасын кычкырып укыды. Балалар үзләренең белгән белемнәре белән дә уртаклаштылар. Чарада 15 бала катнашты.