Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Җиңү көне шатлык китерсә дә, сызлый әле һаман яралар

        8 нче май көнне Березняк авыл җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган митинг уздырылды. Митингта мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән монтаж, котлаулар, бүләкләүләр булды. Митингтан соң тыл ветераннары чәй өстәленә чакырылдылар. Ветераннар өчен җыр сәнгатен яратучы –Зәйнәгиев Аяз, Хөснетдинов Васил абыйлар матур җырларын яңгыраттылар.Кунакка килгән тыл ветераннары укырга китаплар, журналлар алдылар. Быел җирлегебездә бер генә сугыш ветераны да юк, тыл ветераннарының саны да елдан –ел кими. Бүгенге хатирәләрне яңартучы бәйрәмгә  нибары 6 тыл ветераны  гына килә алды.