Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

“ Сугыш турында китап укыйбыз - 2018”

4 нче май көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Сугыш турында китап укыйбыз - 2018” акциясе буенча 3-4 нче сыйныф укучылары өчен китап укулар  үткәрелде. Бу чарада “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр”,”Верны подвигам отцов” китапларына күзәтү , ә “Я был на той войне” китабын уку оештырылды. Мин сөйләгәннәргә укучы балалар үзләре дә әби- бабайлары турында сөйләп кушылдылар. Бу чарабыз түгәрәк өстәлгә ошап китте; балалар сугыш турында укыган китапларын, белгән шигырьләрен сөйләделәр, ә Гафарова Айсылу үзенең бабасы турында  истәлекләре белән уртаклашты. Чарада 9 укучы катнашты.