Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Бөек Тукай, “Туган тел”ем күңелем түрләрендә

25 нче апрель көнне Березняк авылы китапханәчесе  “Бөек Тукай, “Туган тел”ем күңелем түрләрендә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Бу мероприятие авылыбыз мәчетендә үтте. Кичәдә Г.Тукайның шигырьләре, әсәрләре,  шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлары  яңгырады. Балалар игътибарына Тукайның иҗатына багышланган викторина тәкъдим ителде. Викторинада балалар актив катнаштылар: барлык сорауларга да төгәл  җавап бирделәр. Кичәдә 18 бала катнашты. Тукай бәйрәме чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.