"Библиотөн -2018". Әкиятләр иленә сәяхәт
20 нче апрель көнне Березняк авылы китапханәсендә “Библиотөн -2018” акциясе кысасы буенча “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. Бу мероприятиедә “Татар халык әкиятләре”, “Болгар халык әкиятләре”,”Рус халык әкиятләре”,”Дөнья халыклары әкиятләре”, Габдулла Тукайның әкиятләре, Хәлим Җәләй әкиятләре, “Гарәп әкиятләре” һ.б әкият китаплары кулланылды. Китапханәче әкиятләрне кычкырып та, рольләргә бүлеп тә укыды. Соңыннан балалар өчен “ Әкиятләрне беләсезме?” викторинасы үткәрелде. Викторинада Сабирҗанова Нурзилә җиңү яулады. Әкият китапларыннан “ Сез яратып укый торган әкиятләр” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Бу чарада 2-5 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Уенда катнашкан 15 балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.