Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Космос.Галактика.Йолдызлар

12 нче апрель көнне Березняк авылы китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган  “ Космос. Галактика.Йолдызлар.” дигән исем астында викторина үткәрелде. Бу чарада 2-5 нче сыйныфлардан 9 укучы  катнашты. Викторина сораулары балаларны уйланырга мәҗбур итте. Балалар үзләренә сорау-җаваплардан бик күп белешмә тупладылар, галәм киңлекләре турында китапларга тукталдылар.  Викторина ярышында Ф.Әлфинә һәм Садертдинова Фәридәләр җиңеп чыктылар.