" Мәңге сулмас яз гөле Сез, әни, апа, сеңелләр!"
8 нче март көнне кадерле вә хөрмәтле хатын-кызларыбызга багышлап, " Мәңге сулмас яз гөле Сез, әни, апа, сеңелләр!" дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Авылыбыз халкына кичәдә матур җырлар, биюләр, шигырьләр тәкъдим ителде. Шулай ук бәйрәмдә Аман-Оштарма , һәм Березняк авылларының чибәр, уңган кызлары катнаштылар. Алар сәнгать, спорт, тапкырлык, уңганлык буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, Березняк авылыннан килгән " Умырзая" командасы "Иң уңган кызлар" номинациясендә, ә Аман-Оштарма авылы кызларыннан төзелгән " Авыл кызлары" командасы "Иң тапкыр кызлар " номинациясендә җиңү яуладылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.