Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Табигатькә сәяхәт

14 нче март көнне Березняк авылы китапханәчесе “Язгы мәрхәмәтлеТатарстан” акциясе кысаларында  “Табигатькә сәяхәт” дигән экологик дәрес  үткәрде.  Экологик дәрестә  җир-су хайваннары, үсемлекләр  турында мәгълуматлар бирелде,   Талия Шакирова төзегән“ Хайваннар дөньясы”  дигән китапка күзәтү ясалды.  Китаптан балалар игътибарына  хайваннар турында шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укылды. Балалар бигрәк тә  “Шаян бака” әкиятен ошаттылар. Бу чарада Березняк мәктәбенең 2-4  нче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 15 бала  катнашты.