Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Күңел моңым синдә, Туган як!

10 нчы март көнне Березняк мәдәният йортында "Туган яктан илһам алып" дип исемләнгән фестиваль кысаларында "Күңел моңым синдә, Туган як" дип аталган әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Кичә  моңлы җырлар,  күңелле биюләр, күңелләрне җилкендерә торган шигырьләр белән үрелеп барды. Туган авылыбызга багышланган презентация дә бик уңышлы эшләнгән. Авылыбыз халкы табигатьнең матурлыгына сокланып утырды.