Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Балаларның яраткан шигъри юллары

Березняк авылы китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары белән поэзия көненә багышлап "Балаларның яраткан шигъри юллары" дип исемләнгән библио сәгате үткәрелде. Бу чарада укучылар игътибарына балалар шагыйрьләре: Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев,Ләбиб Лерон, Сөмбел, Абдулла Алишларның матур, шаян шигырьләрен уку оештырылды, китапларына күзәтү ясалды. Балалар үзләре дә шигырьләрне кычкырып укыдылар. Барлыгы 9 бала катнашты.

 В Березнякской сельской библиотеке проводилось библиотечный час, посвящённый ко дню поэзии.