Амбар тавында күңелле
23 нче февраль көнне авыл халкының ялларын файдалы, күңелле үткәрү максатыннан Березняк авылының Амбар тавында чана бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә кышкы уеннар, ярышлар оештырылды. Чана бәйрәменә килүчеләр тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйланды. Амбар тавы 80 нән артык кешенең тавышы белән яңгырап торды.