Тирәнәя һаман яралар
17 нче февраль көнне Березняк мәдәният йортында Әфган сугышы, аның асылы белән таныштыру, хезмәт кешеләрен олылау, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу, укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан “ Тирәнәя һаман яралар” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә концерт номерлары, котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Соңыннан ветераннар чәй өстәле артында Әфган җирендә булган вакыйгаларны, иптәшләрен искә төшереп утырдылар.