Син хәтердә безнең, Муса Җәлил!
14 нче февраль көнне Березняк авылы китапханәсендә укучы балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, Муса Җәлил иҗаты белән танышу, аның шигырьләренә мәхәббәт уяту максатыннан “ Син хәтердә безнең, Муса Җәлил” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чара 2-4 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде. “Муса Җәлилнең иҗаты” дигән презентация күрсәтелде. Укучы балалар диккать белән тыңлап утырдылар. Сораулар бирделәр. “Син хәтердә безнең, Муса Җәлил” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә патриот шагыйрьнең шигырь китаплары урын алды. Кечкенә балалар өчен язылган шигырьләрен балалар яратып укыдылар. Мероприятиедә барлыгы 11 бала катнашты.