Лев Николаевич Толстой - яраткан язучыбыз
Л.Н.Толстой китапларына мәхәббәт уяту максатыннан, Березняк авылы китапханәсендә 9 нчы февраль көнне “ Лев Николаевич Толстой – яраткан язучыбыз” дигән мероприятие үткәрелде. Монда балаларга Толстойның тормышын, иҗатын үз эченә алган презентация күрсәтелде, язучының китап-әсәрләренә күзәтү ясалды, күргәзмә эшләнде. Балалар Толстойның китапларын үзләре дә укыдылар. Бу чарада 5-6 нчы сыйныф укучылары (барлыгы 6 бала) катнашты.