Кошлар ярдәмгә мохтаҗ
4 нче январь көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Кошлар ярдәмгә мохтаҗ” дигән исем астында кошларга ярдәм йөзеннән җимлек ясау һәм элү операциясе оештырылды. Бу чарада без балалар белән табигать, кошлар, сәламәтлек турында булган китапларны карадык, коробкалардан, пластик шешәләрдән җимлекләр ясадык һәм аларны агачка элеп куйдык. Җимлекләрнең һәрберсенә җимнәр салдык. Бу чара балаларга бик ошады.