" Без уеннар яратабыз"
Мәктәпләрдә кышкы каникуллар башланды. Балаларның ялларын дөрес һәм файдалы үткәрү өчен мин дә, мәдәният хезмәткәрләре дә көчебездән килгәнчә тырышабыз. Алдан төзелгән план нигезендә балалар белән төрле-төрле чаралар үткәрәбез. Бүген, ягъни 29 нчы декабрь көнне, китапханәдә балалар белән “ Без уеннар яратабыз” дигән исем астында интеллектуаль уен үткәрдек. Программада:
- кыш турында шигырьләр;
- кыш турында табышмаклар;
- балалар өчен журналларга күзәтү;
- кышка, яңа ел бәйрәменә багышланган рәсемнәрне буяу,
- пазлалар җыю;
- хәрәкәтле күңелле уеннар булды. Һәр уенда җиңүчегә бүләк итеп кызыклы , әдәби китап тапшырылды. Бу чарада 8 бала катнашты. Балалар өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.