Без чаңгы спортын яратабыз
24 нче январь көнне авылыбызның чаңгы спортын яратучы Абдуллина Нурзидә апа, Мөбәрәкова Әлфия апа, Дансилә апа,Хәкимҗанова Әлфия апалар белән кышкы табигатькә экскурсия ясадык. Көн буранлы булуга карамастан, бергәләп тау битләреннән, посадка яннарыннан йөреп кайттык. Яшьләре олы булса да апалар чаңгыда бик яхшы йөриләр. Бик күңелле экскурсия булды. Кабат тагын барырга дип сүз куешып таралыштык.