Балаларның кышкы каникулы
Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрелде.
29 нчы декабрь көнне Кыш Бабай призына шахмат-шашка уеннары үткәрелде.
30 нчы декабрь көнне кече яшьтәге балалар өчен " Мин уйнарга яратам!" дигән татар халык уеннарыннан торган чара үткәрелде.
7 нче декабрь көнне балалар " Хуш киләсең, Яңа ел" дигән бәйрәм тамаша үздырылды. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, күмәк уеннарда катнаштылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы бүләкләр тапшырды.
9 нчы январь көнне балалар мәйданчыгында балалар өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Балалар " Әбәкле", " Карлики-Великаны", " Ак аюлар" дигән уеннарны яратып уйнадылар.