Мамин-Сибиряк әкиятләрендә -хайваннар
31нче октябрь көнне Березняк авылы китапханәсендә 2-5 нче сыйныф укучылары өчен Д.Н. Мамин-Сибирякның тууына 165 ел тулуга багышланган акция кысасында “Мамин-Сибиряк әкиятләрендә -хайваннар ” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Чарабызда 6 бала катнашты. Алар “ Серая шейка” , “ Сказка про храброго Зайца”,” Емеля-охотник” әкиятләрендәге хайван-геройларны рәсемгә төшерделәр. Соңыннан ясалган рәсемнәргә нәтиҗә ясалды. Иң матур рәсемне Фатыхова Әлфинә һәм Фатыхова Гөлназлар ясадылар. Конкурста катнашкан барлык балаларга да тәмле күчтәнәчләр өләшенде.