Без Д.Н.Мамин-Сибирякның әкиятләрен яратабыз
27нче октябрь көнне Березняк авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Д.Н. Мамин-Сибирякның тууына 165 ел тулуга багышланган акция кысасында “ Без Д.Н.Мамин-Сибирякның әкиятләрен яратабыз” дигән чара үткәрелде. Чарабызда мин, ягъни Сабирҗанова Гөлшат башлангыч сыйныф укучылары өчен язучының тормышына һәм иҗатына кыскача мәгълумат бирдем, әсәрләре белән таныштырдым. Соңыннан “ Серая шейка” әкиятен кычкырып уку оештырылды. Балалар әкиятне диккатъ белән тыңладылар. Чарада13 бала катнашты.